- аклану
- I. Агару (1-3). II. АКЛАНУ – 1. Үзеңнең хаклы булуыңа, гаепсезлегеңә дәлилләр китерү, шуны расларга тырышу 2. Нин. б. фаразның дөрескә чыгуы тур. ; раслану. Өметнең яки хыялның тормышка ашуы тур. 3. Гаепсез табылу, хөкемнән котылу
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.